Әлки районы башлыгы Александр Никошин Белем көне белән котлады

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Көзнең беренче көне әле яңа уку елы башлану да. Кадерле укучылар һәм педагоглар, сезне Белем көне белән котлыйм. Мәктәп еллары-һәр кешенең тормышында бик мөһим һәм кирәкле чор. Мәктәп яшенә җиткән малайлар һәм кызлар мәктәп бусагасын атлап керәләр һәм чиксез белем дөньясына чумалар. Монда сез, кадерле балалар, укырга, язарга һәм санарга гына түгел, катлаулы фәннәр нигезләрен үзләштерәсез, олы тормышка әзерлек узасыз. Мәктәп еллары яшь кешенең дөньяга карашын формалаштыра, аны башкалар белән мөнәсәбәтләр корырга өйрәтә, һөнәри юнәлеш бирә. Ә зирәк, игътибарлы, тәҗрибәле укытучылар сезгә бу катлаулы процесста ярдәм итәр. Укытучы, тәрбияче илнең киләчәген формалаштыра, шул рәвешле киләчәк чорның нигезен булдыра. Сезнең һәрберегезгә бу мөһим эштә уңышлар юлдаш булсын. Сезгә сәламәтлек, көч, сабырлык, бердәмлек, барлык кыенлыкларны җиңеп чыгуыгызны телим.

         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International