Җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме узган ел белән чагыштырганда 11 процентка арткан. Районның авыл хуҗалыгы тотрыклы динамик үсеш белән характерлана. 2020 елның беренче яртыеллыгында авыл хуҗалыгы җитештерүе күләме узган елның шушы чорына карата 11 процентка арткан һәм 1 млрд. 148 млн. сум тәшкил иткән. Бу хакта район Советы утырышында район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Тимур Билялов үз докладында хәбәр итте. Җитештерелгән сөт күләме 5 процентка арткан һәм 32 мең 718 тонна тәшкил иткән. Ит җитештерү узган ел дәрәҗәсендә сакланган-1862 тонна.