Бүгенге көндә район игенчеләре көзге бодайның 95 процентын суктырдылар. Бүгенге көнгә район хуҗалыклары 31898 гектар мәйданда бөртеклеләрне җыеп алдылар. Бу 89 процент тәшкил итә, тагын 3745 гектар уңыш җыясы калды. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, борчак, көзге арыш, вика кебек культуралар буенча урып-җыю төгәлләнде. Арпа җыю да ахырына якынлаша – нибары 55 гектарны гына җыясы калды. Көзге бодай 17039 гектар мәйданда суктырылган, бу 95 процент тәшкил итә. Район аграрийлары көзге чәчү эшләрен дәвам итә. Планны алар 63 процентка үтәгән, 13,7 гектар мәйданда орлык чәчкәннәр.