90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путин Татар Суыксуы авылында яшәүче Сафина Миннегөл Кирамовнага котлау открыткасы җибәрде. Ил башлыгының котлавын, район башлыгы А.Ф.Никошиннан котлау сүзләрен, шулай ук истәлекле бүләкне юбилярга Әлки муниципаль районы Башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ленар Әһлиуллин, Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Мансур Галиуллин тапшырды. Аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.