Әлки районыннан үсмерләр олимпия резервы училищесына кабул ителгән

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Районыбыздан ике үсмер Чехов шәһәрендәге олимпия резервы училищесында укыячак. Әлки районыннан ике үсмер олимпия резервы училищесына кабул ителгән. Август башында илнең төрле төбәкләреннән яшь ватерполчыларны Мәскәү өлкәсенең Чехов шәһәрендәге олимпия резервы училищесына сайлап алу үткәрелгән. “Ләйсән” йөзү бассейнының су полосы буенча тренеры Александр Георгадзе анда “Актай” командасыннан өч ватерполчы малайны тәкъдим иткән. Аларның икесе училищега кабул ителгән. Шулай итеп, Базарлы Матак урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары Нияз Гайфуллин һәм Алмаз Миндубаев яңа уку елында олимпия резервы училищесында белем алачак. Укуда уңышлар, спортта җиңүләр аларга!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International