5 сентябрьдә Татарстан башкаласында Бакчачылар көне уңаеннан ярминкә узачак

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

5 сентябрьдә 8.00 сәгатьтә Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Казан» агросәнәгать паркында Бакчачы көненә багышланган ярминкә ачыла. Шәһәр халкы бакчачылар үстергән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала, төрле конкурсларда һәм мастер-классларда катнаша алалар.

Казан, Чаллы, шулай ук Әлмәт, Югары Ослан, Биектау, Зеленодольск, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Тукай һәм Чистай районнарыннан коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре (СНТ) җиләк-җимеш, яшелчә, җиләк-җимеш агачлары үсентеләре һәм башка продукция алып киләчәкләр. Ярминкәгә шулай ук Татарстан кулланучылар оешмалары берлегенең район бүлекчәләре дә үзләреннән өлеш кертәләр. 

 Чараның максаты - республика территориясендә бакчачылык һәм яшелчәчелекне үстерү. Татарстанда үз җирләрендә уңыш үстерүчеләргә, балаларына һәм оныкларына җиргә ихтирам тәрбияләүчеләргә зур хөрмәт белән карыйлар, шуңа күрә бакчачыларга ярдәм итүгә зур игътибар бирелә.

Татарстанда барлыгы 900 бакчачылык коммерцияле булмаган ширкәт теркәлгән. 1 миллионнан артык граждан гомуми мәйданы 20 мең гектар булган 376 мең бакча кишәрлегеннән файдалана. Татарстан җитәкчелеге бакчачыларга актив ярдәм күрсәтә. 2017 елдан бакчачылар проблемаларын хәл итүгә 500 млн. сумнан артык акча бүленә. Шулай итеп, өч ел эшләү дәверендә 1 млрд 650 млн сум күләмендә финансланган. Бу 151 су манарасы урнаштырырга, 83 скважина ремонтларга, 26 км суүткәргеч салырга, каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару өчен 359 мәйданчыкны норматив хәлгә китерергә мөмкинлек бирде. Моннан тыш, 92 км керү юллары ремонтланган, 116 км электрүткәргеч линиясе һәм 118 комплектлы трансформатор подстанциясе эше җайга салынган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International