Әлки районында ветеринарлар авыл халкын кисәтә: белешмәсез бозау авыру булырга мөмкин

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Район ветеринария хезмәтенең көзге мәшәкатьләре бар.

Бу вакытта авыл айболитлары диагностик чаралар үткәрәләр - терлекләрне туберкулез, бруцеллез һәм лейкоз авыруларына тикшерәләр. Шулай ук Себер җәрәхәте, эмфизематоз карбункулдан (эмкара) прививкалар ясыйлар. Ветеринария хезмәткәрләре бозаулардан һәм сыерлардан кан ала, анализларның әзерлеге -3 көн. Лейкоз белән авыручылар саны елдан-ел кими барса да, шатланыр өчен урын юк. Бу авыруның таралу бллары күп. Бу сыерларны ясалма орлыкландыру хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә теләмәү дә, һәм , әлбәттә, ветеринария-озату документлары булмаган килеш, очраклы кешеләрдән яшь бозауларны сатып алу да. Бу хакта безгә районның баш ветеринария табибы Камил Хәйруллин борчылып сөйләде.

-Кызганычка каршы, авыл халкы «саран ике тапкыр түли» дигән мәкальне оныта һәм яшь малларны кулдан сатып ала. Берничә атнадан бозау, дуңгыз һәм кош-кортлар сатып алучылар безгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Аңлашыла ки, безнең бурыч –хайваннарга ярдәм итү. Әмма бу һәрвакытта да мөмкин түгел. Чөнки йогышлы авырулар бик мәкерле, алар күп кенә эчке органнарны зарарлый. Нәтиҗәдә-керем урынына чыгым. Без барлык әлкилеләрне йорт хайваннарын ветеринария белешмәләре булганда гына сатып алырга чакырабыз. Чөнки Татарстан белән янәшәдәге күп кенә өлкәләрдә йогышлы авырулар күп әле, - дип киңәш итә Камил Хәйруллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International