2020 елның беренче яртыеллыгында район буенча уртача айлык хезмәт хакы 28414,4 сум тәшкил итте.
Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, учреждение һәм оешма хезмәткәрләре уртача 8,3 процентка күбрәк хезмәт хакы алган. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Тимур Билялов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, район буенча уртача айлык хезмәт хакы республика күрсәткечләреннән 9588,5 сумга кимрәк.