Татар Төгәлбае авылында гомер итүче Шакирова Зөлфия Вазыйх кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

90 яшь тулу уңаеннан Россия Президенты Владимир Путин Татар Төгелбәе авылында яшәүче Шакирова Зөлфия Вазыйх кызына  котлаулар җибәрде. Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгы А.Ф. Никошинның котлау хатын, шулай ук истәлекле бүләкне Әлки муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ленар Әһлиуллин, Кошки авыл җирлеге башлыгы Илнур Сираев тапшырдылар. Аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International