Районның баш ветеринария табибы урынбасары Илшат Хәйретдинов 20 елга якын «Әлки район дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУда эшли, эшләгән елларда авыл халкы һәм җитәкчелек арасында хөрмәт һәм абруй казанды.
Аның әтисе Фоат Вәгыйз улы якынча 30 ел алдынгы "Ярыш" совхозында веттабиб булып эшләгән, улына үз һөнәренә мәхәббәт тәрбияләгән, дөрес юл күрсәткән. "Хайваннар өчен доктор бик кирәкле һәм мөһим, авылда мактаулы эш", - дия иде Фоат ага, кызганычка каршы, ул бик иртә китеп барды.
31 августта билгеләп үтелә торган ветеринария хезмәткәре көнендә Илшат Хәйретдиновка республика Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Тантаналы шартларда ул республика Премьер-министры урынбасары, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров кулыннан бүләк алды.