“Тормыш тамчысы" Бөтенроссия акциясендә катнаштылар

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 2 сентябрендә, Беслан корбаннары истәлегенә, Лисенков музее хезмәткәрләре, аграр көллиятнең Әлки филиалы укучылары белән берлектә, "Тормыш тамчысы" Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Өч көн буе су тамчы да эчә алмаган Беслан корбаннары истәлегенә һәр бала сулы касәдән учына су алып, һәлак булучыларның һәркайсына якты хәтер теләп, бакчада үсүче чәчәкләргә символик рәвештә су эчерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International