Бүген барлык теләүчеләр өчен, шул исәптән инвалидлар өчен дә "Вакансияләр ярминкәсе" булды. Ярминкә Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.В. Юсупов, Әлки районы Башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Билялов Т.Ф. һәм “Әлки районы халкын эш белән тәэмин итү үзәге” ДКУ директоры А.П. Шувалов катнашында узды.
Ярминкәдә «Татарстан Зерновые Технологии» АҖ, «Почта России» ФДУП, «Красный Восток Агро» АҖ һәм «Восток - зернопродукт» АҖ, «Племенное дело» ҖЧҖ предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Ярминкәгә килүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде: дәүләт сатып алулары буенча белгеч, сатучы-кассирлар, хат ташучылар, каравылчылар, сыер савучылар һәм башкалар.
Әлеге чарага 9 кеше килде, 6 гражданга мәшгульлек үзәге тарафыннан эшкә юллама бирелде. Бер эшсез шәхси эшмәкәрлек эшен ачарга планлаштыра.
Чара битлек режимын һәм өстәлләрне рөхсәт ителгән арага урнаштыру юлы белән узды.