Базарлы Матак мәктәбенең 10 һәм 11 сыйныф укучылары " Җиңү диктанты”нда катнаштылар

2020 елның 4 сентябре, җомга

Кичә Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышы тарихын белүгә тест эшләделәр. Мәктәп укучылары өчен чараны акциянең муниципаль координаторы, район мәгариф идарәсе методисты Рәйсә Яруллина оештырды. Аның сүзләренә караганда, “Җиңү диктанты " киң җәмәгатьчелекне Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә җәлеп итәргә, халыкның тарихи грамоталылыгын арттырырга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Алтмыш укучы акциядә мәктәп парталары артына утырып катнашты һәм тагын утыз укучы дистанцион рәвештә тест үтте. Диктантның асылы үз белемнәренә таянып, 45 минут эчендә тест форматында 25 сорауга җавап бирү. Шул ук вакытта телефон яки башка белешмә материаллардан файдаланырга ярамый.

11 «Б» сыйныфы укучысы Ростислав Гнеденков фикеренчә, «Җиңү диктанты» ярдәмендә кешеләр безнең ветераннарның батырлыгы турында искә төшерәчәкләр, мондый акция яшь буынның патриотизм дәрәҗәсен арттырачак. Шулай ук тест укучыларның белем дәрәҗәсен, үз ватанының тарихын ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.

"Җиңү диктанты”  “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе, иҗтимагый оешмалар белән берлектә, 2019 елдан бирле “Тарихи хәтер" федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International