Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында консультация - кисәтү

2020 елның 4 сентябре, җомга

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ мәгълүматы буенча түбәндәгеләр керде:

Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч агрометеорологик күренеш турында шторм кисәтү. Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 5 һәм 6 сентябрендә төнлә урыны белән туфракта һәм һавада -2 градуска кадәр салкыннар көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Туфрак өслегендә туңдырылу сәбәпле, авыл хуҗалыгы культураларының - җиләк-җимеш һәм орлыклы культураларының һәм  җылы яратучы үсемлекләрнең  зыян күрүе һәм һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр үсентеләрне саклау буенча чаралар күрергә киңәш итә. Үсемлекләрне туңудан саклау өчен аларны полимер пленка, тукылмаган материал (спанбонд), салам белән капларга кирәк.

Яшь үсентеләрне туңдырудан коткару өчен бакчачылар тарафыннан еш кулланыла торган иң практик ысул булып үсемлекләрне каплау тора. Материал аз җылылык үткәрүчәнлеккә ия булырга тиеш (тупас гофрирланган кәгазь, куык тасма, салам яки тростниклы маталар).

Фаразлана торган метеошартлар белән бәйле рәвештә, җылыту мичләрен һәм газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү белән бәйле техноген янгыннар барлыкка килү ихтималы бар.

Салкын тимәсен өчен, балалар һәм  йорт хайваннарын урамда озак тотмаска  кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International