Әлки районының Карамалы авылында чишмә төзекләндерелде

2020 елның 5 сентябре, шимбә

Карамалылар чишмә территориясен койма белән әйләндереп алды, яңа баскыч куйды.

Август ахырында Карамалы авылында чиста һәм саф су чыганагын төзекләндерү эшләре башкарылды. Чишмә территориясен 45 метр озынлыктагы койма белән әйләндереп алдылар, аның янына тимер баскыч урнаштырганнар. Бу хакта Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров хәбәр итте. Эшләр үзара салым акчасына башкарылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International