Бүген тантаналы рәвештә "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексында катнашучыларны бүләкләделәр
Безнең районда ГТОның алтын аерымлык билгеләре ияләренең саны артты. Иске Хурада авыл җирлеге башлыгы Николай Кузнецов һәм балалар иҗат йорты секретаре Ләлә Гыймаева яңа исемгә лаек булдылар. Катнашучыларга алтын аерымлык билгеләрен һәм ГТО нормативларын уңышлы үтәгән өчен таныклыкларны район башлыгы Александр Никошин тапшырды.