Гриппның эпидемия сезоны алдыннан Роспотребнадзор грипп һәм ОРВИ профилактикасы буенча Бөтенроссия кайнар линиясен ача.
Роспотребнадзор белгечләре 7 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр гражданнарга консультация бирәчәк.
Бүгеннән Татарстанда һәм РФ башка субъектларында грипп һәм ОРВИ профилактикасы буенча кайнар линия ачылачак. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР идарәсе сайтында хәбәр ителә.
Идарә белгечләре барлык теләүчеләргә 7 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр чиргә кагылышлы төрле мәсьәләләр буенча консультация бирәчәкләр. Белгечләр шулай ук ата-аналар өчен салкын тиюдән балаларны ничек сакларга, битлекләрне куллану кагыйдәләре турында сөйләячәкләр.
Гражданнар Роспотребнадзор Бердәм консультация үзәгенең (8 800 555 49 43) түләүсез телефонына шалтырата ала. Операторлар тәүлек буе эшләячәк.
Тематик консультация гражданнарга прививканы кайда ясатырга, вакциналаштыруга ничек дөрес әзерләнергә, гриппка каршы прививканы башка прививкалар белән бергә кушып буламы-юкмы икәнлеген ачыкларга ярдәм итәчәк.
Бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә, кечкенә балаларга, йөкле хатын-кызларга, хроник авырулар (астма, диабет, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан) һәм зәгыйфь иммунитетлы кешеләргә грипптан үз-үзеңне саклау мөһим.
Роспотребнадзор гриппка каршы вакцинация грипп белән авыру ихтималын киметә, авыр өзлегүләр үсешен булдырмый кала, эпидемия күтәрелеше чорында тормыш сыйфатын арттыра, дип искәртә.
Аерым сораулар буенча шалтыратулар Роспотребнадзорның территориаль органнарына җибәреләчәк. Идарә белгечләре тарафыннан консультацияләр эш көннәрендә 8.30 до 17.00. кадәр үткәрелә.