Әлки районында бер атнада 1 500 прививка ясалган

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Районда гриппка каршы вакцина ясату бара.

Узган атнада 1520 кешегә йогышлы чиргә каршы прививка кадаганнар.

Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина әйтүенчә, гриппка каршы вакцина бушлай ясала. Моның өчен терапевтка күренү зарур. Ул кешенең сәламәтлеген тикшереп, аңа прививка ясау-ясамау турында карар чыгара.

Светлана Одушкина прививканың гаять нәтиҗәле булуын ассызыклый. Вакцина кадатучылар грипп белән сирәк авырый. Чирләсәләр дә, җиңел кичерәләр, өзлегүләр булмый.

Шуны да әйтергә кирәк, районда коронавирус белән авыручылар арасында грипптан прививка ясатучылар сирәк булган. Димәк, әлеге вакцина организмның COVID инфекциясенә каршы торучанлыгын да арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International