11 – 13 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар уза

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

11 – 13 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар уза.

Республикада бер үк вакытта 4 сайлау кампаниясе бара:

- Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар;

- Түбән Кама сайлау округы буенча РФ Дәүләт Думасына депутат сайлау буенча өстәмә сайлаулар;

- Алабуга сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советына депутат сайлау буенча өстәмә сайлаулар;

- муниципаль органнарга  депутатлар сайлаулар.

 

📝Татарстанның төрле районнарында яшәүчеләр төрле сандагы бюллетеньнәр алачак.  Иң күп бюллетеньне Түбән Кама сайлаучылары алачак – республика Президентын, РФ Дәүләт Думасы депутатын  сайлау өчен тавыш бирү буенча 4 бит һәм муниципаль депутатларны сайлау буенча 2 бюллетень. Татарстанның эре шәһәрләрендә – Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә – муниципаль депутатлар өчен тавыш бирү партия исемлекләре һәм бер мандатлы округлар буенча барачак. Башка шәһәрләрдә һәм районнарда – бары тик бер мандатлы округлар буенча гына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International