Үзенең эшлекле сәфәре кысаларында Васил Шәйхразиев Татар Әхмәте авылында Бакиров ат фермасында булды. Кунакны район башлыгы Александр Никошин озата йөрде.
Безнең районга эш визиты белән Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев килде. Беренче эш итеп ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантында җиңүче Фәнис Бакиров фермасында булды. КФХ башлыгы быел гаилә терлекчелек фермаларын үстерү программасы буенча 6,2 млн. сум күләмендә субсидия отты. Бу акчаларга ул 200 башка исәпләнгән яңа ферма төзергә (4 млн. сумга) һәм авыл хуҗалыгы техникасы сатып алырга планлаштыра.
Бакиров фермасында 476 баш ат бар, шуларның 402се – татар токымы. Фәнис Рәшит улы республика Премьер-министры урынбасары белән бүгенге көндә җыелган агымдагы мәсьәләләр турында фикер алышты. КФХ башлыгы берничә ел инде үз гаилә фермасына кадәр каты өслекле юл турында хыяллана. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе башлыгы аңлатуынча, Фәнис Бакировның хыялы инде киләсе елда ук тормышка ашачак-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы программасы буенча аның фермасына кадәр юл салачаклар.
Фермер шулай ук аның сөрүлек җирләре өчен җир кишәрлекләре җитмәү проблемасы бар, дип белдерде. Мондый зур көтүне ашату өчен аңа терлек азыгы әзерләү һәм үстерү өчен өстәмә сөрүлек җирләре кирәк. Васил Шәйхрәзиев Александр Никошин белән бергә Фәнис Бакировка бу мәсьәләдә ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында фикер алыштылар.