Югары Әлморза авылында капитал ремонттан соң балалар бакчасы ачылды

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 9 сентябрьдә, Югары Әлморза авылында капиталь ремонттан соң балалар бакчасы ачылды. Бөтен авыл халкы җыелган әлеге тантанада район башлыгы Александр Никошин белән Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.

Төзүчеләр ремонт эшләрен күңел биреп, сыйфатлы итеп башкарган. Бина бөтенләй үзгәреш кичергән – түбәсе, идән-түшәмнәре, ишек-тәрәзәләре алыштырылган. Җылылык, электр, суүткәргеч, канализация системалары яңартылган.

Өр-яңадай төзекләндерелгән балалар бакчасына 11 сабый йөриячәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International