Республиканың 447 мең укучысы һәм 36 мең педагогы тиз йөрешле, сыйфатлы һәм өзлексез интернеттан файдалану мөмкинлеге алды. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин сөйләде.
Министр сүзләренә караганда, моңа кадәр 635 мәктәптә оптик элемтә линияләре үткәрелгән инде. Калган 1045ен быел үткәргәннәр. 546 мәгариф учреждениесендә эшләр «Цифрлы икътисад» милли проекты кысаларында башкарылган, ә 499ында – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси йөкләмәсе буенча. Бүген барлык белем бирү оешмалары да сыйфатлы интернетка ия. Безнең районда быел 33 мәктәп тоташтырылды, моңа кадәр бары тик өч мәктәптә генә җепселле-оптик элемтә линияләре үткәрелгән иде.
Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, оптик элемтә линияләре Интернет тизлеген секундына 100 мегабитка кадәр тәэмин итә, элек керү тизлеге секундына 2-8 мегабит иде.
Шулай ук быел 522 мәктәптә Wi-fiга керү нокталары да урнаштырылды