Әлки районы Базарлы Матак урта мәктәбендә “Мәрхәмәтлелек дөньяны коткарыр” темасына сыйныф сәгатьләре үткәрелде

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Бу атнада республикада “Көзге игелек атнасы – “Мәрхәмәтле Татарстан” игелекле эшләр эстафетасы” акциясе игълан ителде.

 

Шул уңайдан Базарлы Матак урта мәктәбендә бүген барлык классларда “Мәрхәмәтлелек дөньяны коткарыр!” дигән темага сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Анда кешеләргә карата мәрхәмәтле булу, өлкән яшьтәгеләргә, авыруларга, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә ярдәм кулы сузу хакында әңгәмә кордылар. Укытучылар элек укучылар арасында оештырылган тимурчылар отрядлары турында сөйләде. Хәер, өлкәннәргә ярдәм итү хәрәкәте мәктәптә хәзер дә бар. Балалар сугыш һәм хезмәт ветераннарының өйләренә барып хәлләрен белешәләр, йорт эшләрендә булышалар. Мондый игелекле гамәлләрне бу уку елында да дәвам итәчәкләр. Мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Роза Галиева әйтүенчә, “Көзге игелек атнасы” кысаларында укучылар арасында рәсемнәр, плакатлар бәйгесе дә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International