Әлкилеләр игътибарына: "Кайнар линия" эшли

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда булачак бердәм тавыш бирү көненә әзерлек һәм аны уздыру чорында гражданнарның хокукларын үтәүне мониторинглау буенча 10 сентябрьдән кайнар линия эшли башлаячак. Бу хакта ТР омбудсмены аппаратының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кайнар линия телефоны: 8 (939) 345-37-50. 10 сентябрьдән 12 сентябрьгә шалтыратулар көн саен 9дан 18 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.

Бердәм тавыш бирү көнендә, 13 сентябрьдә, кайнар линиягә иртәнге 8дән башлап, сайлау участоклары ябылганчы шалтыратырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International