Әлки районында узган балык тоту бәйгесендә Каргалы авылы кунагы Фаварис Галиев җиңүче булган

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Карга авылында үткән балык тоту бәйгесендә халык бик теләп катнашкан.

Елга буенда кармак салып утырырга мөкиббәннәр арасында әлеге ярышны авыл имамы, район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев оештырган. Актай елгасы буена 16 һәвәскәр балыкчы җыелган. Көне дә тыныч, җилсез булган. Балыкчылар кармак та салган, бу мавыктыргыч шөгыль белән бәйле төрле кызыклы очракларны искә төшереп, рәхәтләнеп аралашкан-гәпләшкәннәр дә.

Ике сәгать дәвам иткән бәйгегә тотылган балыклар саны буенча нәтиҗә ясаганнар. Уңыш Әлмәттән кунакка кайткан Фаварис Галиевкә елмайган. Каргалылар  Равил Низамов, Ринат Сафин, Заһид Хисмәтов, Рәхимҗан Мингалимов аңардан азга гына калышкан. 82 яшьлек Надир Зиннәтуллин иң өлкән яшьтәге балыкчы дип табылган. Аларның һәммәсенә истәлекле бүләкләр тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International