Әлки районында Салават Фәтхетдинов татар теле язмышы турындагы сорауга җавап бирде

2020 елның 11 сентябре, җомга

9 сентябрьдә Әлки районына Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов килде. Сәфәр кысаларында ул район мәдәният хезмәткәрләре белән очрашты. Салават абый хезмәткәрләрне борчыган сорауларга җавап бирде.

 

«Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның татар теленең киләчәге турында тулы бер мәкаләсе чыкты. Сез аның белән барыгыз да таныш. Мин аның идеясен тулысынча хуплыйм. Үземнән өстим-татар, чуаш яки мари телен саклап калу өчен урамга сәнәк күтәреп  чыгарга кирәкми. Өйдә туган телдә сөйләшергә генә кирәк. Балалар, оныклар белән әни телендә аралашырга. Өйдә балалар белән русча аралашып дәүләттән сорауны чишүненичек  таләп итәсең.  Татар баласының әти-әниләренә «папа» һәм «мама»сүзләре белән мөрәҗәгать итүе  дөрес түгел. Телнең киләчәге безнең кулларда», - диде Салават Фәтхетдинов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International