Әлки районы вәкилләре элеккеге еллардагы кебек үк үз продукциясе белән анда катнашачаклар. Безнең авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре Дәрвишләр бистәсендә сәүдә итәчәк.
Бүген предприятиеләрдә, фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда ярминкәгә әзерләнәләр. Авыл халкы ит, сөт ризыклары, яшелчә, мунча себеркеләре, дару үләннәре, бал, ярмалар, ашлык сатачак. Авыл товары төягән машиналар иртән юлга чыгачак