"Сайлауларга битлексез кертерләрме? Өйдән чыкканда, паспорт алынган, ә битлек онытылган ", - дип сорый Базарлы Матак авылының Крайнов урамыннан пенсионер, РМЙ бинасына керер алдыннан. Бу сорауга без 715 нче участок сайлау комиссиясе рәисе Лилия Гайфуллинаның җавап бирүен сорадык.
- Борчылырлык урын юк. Һәр сайлаучы өчен бер тапкыр кулланыла торган битлек һәм перчаткалар әзерләнгән. Коронавирус йогышының таралуына юл куймау буенча барлык чаралар күрелгән. Керү юлында һәркемгә кулларны микроблардан сыек чаралар белән эшкәртәләр. Һәр ике сәгать саен өслекләрне һәм идәннәрне дезинфекция чаралары белән юалар. Шул ук вакыт аралыгы аша битлекләрне участок комиссиясе әгъзалары да алыштыра. Халатларны көнгә ике тапкыр алмаштырабыз. Иң мөһиме-безнең гражданнарның иминлеге, - ди Лилия Гайфуллина.
Чыннан да, тавыш бирү уза торган район мәдәният йорты бинасында тавыш бирү өчен барлык шартлар да тудырылган. Керү юлында ук гражданнарның температурасын үлчиләр,ә полиция хезмәткәре металл детектор белән тикшерә. Аннары кеше дезинфекцияләүче келәмгә аяк баса, аңа бер тапкыр кулланыла торган гигиена чаралары һәм бер тапкыр кулланыла торган ручка бирелә.
Моннан тыш, без участокта ветеринария берләшмәсе белгечләрен дә очраттык.
«Безнең хезмәт сайлау участокларын эшкәртү өчен җавап бирә. Барлык 49 сайлау участогында да ранецлы дезинфекция җайланмалары белән биналарны эшкәртәбез. Район буенча барлыгы шундый биш мобиль төркем булдырылган. Барлык кирәкле чыгым материаллары да бар. Хезмәткәрләр сайлаулар алдыннан махсус укулар уздылар", - дип хәбәр итте Баш ветеринария табибы урынбасары Илшат Хәйретдинов.