Район башкарма комитеты тарафыннан игълан ителгән клуб янында иң матур бакчага бәйге ахырына якынлаша.
Быел традицион конкурсның критерийлары сизелерлек үзгәрде. Клуб яны территорияләренең торышы өч тапкыр-яз, җәй урталарында һәм иртә көздә бәяләнгән.
Узган еллардагы кебек үк, өлкәннәр көненә нәтиҗәләр ясалачак. Мәдәният учакларының сәхнәләрен һәм бәйрәм өстәлләрен көзге чәчәк композицияләре белән бизәячәк. Җиңүчеләрне грамоталар һәм призлар көтә. Әмма иң мөһиме-авыл халкының, авылларыбызның кунакларының рәхмәт сүзләре һәм җылы фикерләре.