Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе15 нче сентябрьдә Татарстан Республикасында начар метеорологик күренешләр көтелүен хәбәр итә.
2020 елның 18 сентябрендә 18 сәгатьтән 15 сентябре 15 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү – консультация
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 15 сентябрендә төнлә һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 15-17 м/с (Казанда 15 м/с га кадәр) көчле җил көтелә.
1. Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәлнең 2020 елның 15 сентябренә фаразы:
Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән яңгыр. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 6-11 м / с, урыны белән көчәйгәндә 15-17 м/с.минималь һава температурасы төнлә +5..+10, максималь һава температурасы көндез +11..+16˚.
Көчле җил очрагында халыкка киңәшләр:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.