Яшь әлкилеләр автомобиль белән идарә итү ярышында өченче урынны алдылар

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Кичә Чистайда ДОСААФның Әлки җирле оешмасы командасы егетләр Һәм кызлар командалары арасында республика конкурсының зона этабында катнашты.

Ярышларда ДОСААФ район оешмасын Базарлы Матак мәктәбе укучылары Гадел Сираҗев, Чуаш Кичүе мәктәбе укучысы Рәсим Низамов һәм Алпар мәктәбе укучысы Булат Хафизов тәкъдим итте. Балалар ике этапта ярыштылар: "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү» һәм «Автомобильне фигуралы йөртү".

Безнең район командасы ярышларда уңышлы чыгыш ясады һәм 6 команда арасында 3 урынны яулады. 18 сентябрьдә егетләр Татарстан башкаласына конкурсның финалына юл тотачак.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International