«Игелекле эшләр атнасы» кысаларында Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары зур эш башкардылар.
Гимназиянең яшь армиячеләре, 20 ел Татарстан прокуратурасын җитәкләгән якташыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Идият Хәмидуллин истәлегенә куелган стела, Үргәагар авылында Советлар Союзы Герое Зиннәтулла Исхаковның һәйкәле тирәсен чистарттылар. Яшь экологлар табигатькә сак караш турында экскурсия һәм тематик әңгәмә үткәрделәр, ишегалды территорияләрендә җыештырдылар.
Игелек мохтаҗларга игътибар һәм ярдәм күрсәтүне, игелеклелек һәм кайгыртуны күздә тота. Укучылар өйдә белем алучы беренче сыйныф укучысы һәм озак еллар инвалид улын караучы Замзәмия Садриева бардылар.
Бу хәйрия акциясе узган атнада узды. Изге гамәлләр безне гомер буе озата барсын.