2021 елда ана капиталы артачак

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Россиядә киләсе елда ана капиталы күләме 3,7 процентка индексацияләнәчәк.

Бу хакта Россия Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Димәк, 2021 елда ана капиталының күләме беренче балага 483 882 сум тәшкил итәчәк. Әгәр гаилә беренче баласына ана капиталын алмаган булса, икенчесенә 639 432 сум түләнәчәк. Әгәр гаилә беренче балага акча алган икән, икенчесенә ана капиталы күләме 155 550 сум тәшкил итәчәк.

2021 елда ана капиталын түләүгә барлыгы 443,3 млрд. сум күләмендә акча каралган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International