Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында консультация - кисәтү

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ мәгълүматы буенча түбәндәгеләр керде:

2020 елның 17 сентябрендә 22 сәгатьтән 18 сентябре 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү – консультация

Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында 9 һәм 10 сентябрь кичендә урыны белән көчәйгәндә 15-20 м/с тизлектә көчле җил саклана.

Татарстан Республикасы  территориясендә:

- төнлә һәм иртән томан, көнчыгыш районнарда -1˚ка кадәр кырау - иртән һәм көндез көчле җил 15-18 м/с (һәм Казанда).

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Кырау төшкәндә:

Туфрак өслегендә туңдырылу сәбәпле, авыл хуҗалыгы культураларының - җиләк-җимеш һәм орлыклы культураларының һәм  җылы яратучы үсемлекләрнең  зыян күрүе һәм һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр үсентеләрне саклау буенча чаралар күрергә киңәш итә. Үсемлекләрне туңудан саклау өчен аларны полимер пленка, тукылмаган материал (спанбонд), салам белән капларга кирәк.

Яшь үсентеләрне туңдырудан коткару өчен бакчачылар тарафыннан еш кулланыла торган иң практик ысул булып үсемлекләрне каплау тора. Материал аз җылылык үткәрүчәнлеккә ия булырга тиеш (тупас гофрирланган кәгазь, куык тасма, салам яки тростниклы маталар).

Фаразлана торган метеошартлар белән бәйле рәвештә, җылыту мичләрен һәм газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү белән бәйле техноген янгыннар барлыкка килү ихтималы бар.

Салкын тимәсен өчен, балалар һәм  йорт хайваннарын урамда озак тотмаска  кирәк.

Томан вакытында:

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт туктаулардан тыелып калырга кирәк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә. Туктаган вакытта Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтү йөзеннән тормоз педаленә берничә тапкыр басып  сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда ерактан югары күрүчәнлек жилетын кулланырга.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

2.Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисеп чыгарга, шуны истә тотарга кирәк: начар күрүчәнлек һәм юл тайгак  булу сәбәпле, машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;

3. Машиналар йөргән юлны мөмкин булганча кисеп чыкмаска, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;

5. Транспорт агымын каршылап кына хәрәкәт итәргә;

6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International