Бүген, 17 сентябрьдә, тәрбиягә бала алган ата-аналарның Чистай балалар йорты белгечләре белән очрашуы булды.
Базарлы Матакка ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә алуга ярдәм итү һәм Татарстанның Кама аръягы зонасындагы тәрбиягә бала алган гаиләләрне озатып бару хезмәте килде. Чистай балалар йорты директоры Елена Вәлиева ата-аналарга дистанцион укыту форматыннан соң балаларны мәктәптә адаптацияләүгә ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләде.
Балаларны 2 категориягә бүләргә була: беренчесе – дусларын, мәктәпне сагынган балалар, алар мәктәпкә шатланып киләләр. Икенче категория дә бар: дистанцион укуга күчкәннән соң, балалар, үзләре теләгәнчә, үз вакытларын планлаштыра башладылар, һәм хәзер алар: «Үткән уку елында алар өйдә бик яхшы укыдык, нигә мәктәпкә йөрергә?» дигән сорау бирәләр.
Беренче 1,5-2 айда балалар мәктәптә җайлашу уза, бу вакытта алар арыганлык, кәефсезлек һәм нерв халәтен тоя. Бу вакытта "сентябрьнең өченче атнасы" феномены күзәтелә, балалар массакүләм рәвештә кискен респиратор авырулары белән авырый башлый. Балаларның җайлашуы авыр бара, аларның организмы хәлсезләнә, ярлылана һәм төрле инфекцияләрне "эләктерә" башлый.
Ата-аналар баланы җайлаштыруга ярдәм итәргә, аңа уку, сыйныфташлар белән аралашуның кызыклы һәм файдалы икәнлеген аңлатырга тиеш. Бала үзенең акыллы һәм әйбәт икәнен аңларга тиеш. Баланы яхшы бәяләр өчен генә түгел, ә мәсәлән, матур язуы өчен, аның мөстәкыйль рәвештә дәресләр әзерләгәне өчен мактау мөһим. Баланың шәхси сыйфатларына хөрмәт күрсәтергә кирәк.
Елена Вәлиева билгеләп үткәнчә, ата-аналарга укытучыга әверелергә кирәкми. Белем бирү - педагогларның бурычы. Ата-ана балага ярдәм итәргә, аның көнкүрешен оештырырга,мәктәптә алган белемнәрен ныгытырга ярдәм итәргә тиеш. Бала белән аралашканда аңа җавап вариантларыбулган дөрес сораулар бирергә кирәк. Мәсәлән, "Мәгълүматны үзләштерү сиңа ничек җиңелрәк, укыгандамы, әллә тыңлагандамы?" Бу очракта бала сорауга ничек дөрес җавап бирергә кирәклеген аңлый һәм контактка бара. Аралашуда мондый аспектларга басым ясап, ата-аналар кайгыртуы чагыла.