Әлки районында тагын бер модульле кибет булачак

2020 елның 18 сентябре, җомга

Югары Әлки авылында блок-модуль кибете төзелеше төгәлләнеп килә.

Югары Әлкидә быел блок-модульле кибет эшли башлаячак. Төзелеш эшләренең төп өлеше инде башкарылган. Эчке бизәкләү эшләрен тәмамларга, җиһазлар урнаштырырга, коммуникацияләрне тоташтырырга һәм тирә-юньне төзекләндерергә генә кала. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Тимур Билялов хәбәр итте.

Блок-модуль кибетләре бөтен Татарстан буенча “Авыл кибетләре" республика программасы ярдәме белән ачыла. Безнең районда мондый азык-төлек кибетләре Базарлы Матак һәм Яңа Салман авылларында эшли.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International