Чистай балалар йорты социаль педагогы «Куркынычсыз интернет» темасына лекция укыды.
Беркемгә дә сер түгел, барлык балаларның да диярлек үз гаджетлары: смартфоннар һәм планшетлар бар. Балаларны интернет киңлекләрендә яшеренгән куркынычлардан ничек сакларга соң? Социаль педагог Светлана Шамгунова районыбызның ата-аналарына балаларның интернет челтәрендә вакытын контрольдә тотарга мөмкин булган мобиль кушымталар турында сөйләде.
Гаджетларда ата-аналар контроле өчен кушымталарны Play Market яки App Store дан алырга мөмкин.
Бу баланың телефонында төрле кушымталар һәм уеннар куллануга вакытлыча чикләүләр билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. Уен йокы вакытында, мәктәптә укыган вакытта, шул ук вакытта укыту кушымталарына кагылмыйча, уеннарны блокларга мөмкин. Ә тагын әти-әниләренең ризалыгыннан башка бала кушымта урнаштыра алмаячак: телефонга тиешле белдерү киләчәк.
Ә инде балалар уен өчен рөхсәт ителгән вакытны сарыф итсәләр, әти-әниләр аларны өстәмә минутлар белән бүләкли алачак, мәсәлән, бүлмә җыештырган өчен.
Ата-аналарның баласының кайда йөрүен, нинди ресурсларда булу статистикасын күзәтеп тору, чикләүләр һәм тыюлар урнаштыру (мәсәлән, өлкәннәр өчен сайтларга) мөмкинлеге барлыкка килә.
Светлана Шамгунова ата-аналар арасында төрле ситуацияләрдә нәрсә эшләргә яки эшләмәскә кирәклеген белүгә тест үткәрде.