Эшләмәүче шәхси эшмәкәрләрне реестрдан төшереп калдырачаклар

2020 елның 18 сентябре, җомга

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан  буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, 2020 елның 1 сентябреннән "Россия Федерациясенең аерым законлы актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль закон нигезләмәләре үз көченә керде.

Сүз 15 айдан артык салым хисабын тапшырмаган, патент гамәлдән чыккан көннән 15 ай үткән һәм шул ук вакытта салымнар буенча бурычлары түләнмәгән эшкуарлар турында бара

Шәхси эшмәкәрне ЕГРИПтан төшереп калдыру турында салым органы карары «Вестник государственной регистрации» журналында хокуклар һәм законлы мәнфәгатьләргә кагылучы кредиторларның һәм башка затларның гаризаларын җибәрү тәртибе һәм вакытлары турындагы белешмәләр белән бергә басыла. Мондый гаризалар басылганнан соң бер ай эчендә теркәү органына тапшырылырга мөмкин. Бу очракта эшкуарны ЕГРИПтан чыгару турында карар кабул ителми. Әгәр гариза теркәүче органга килмәсә, ЕГРИПка салым органы карары буенча шәхси эшмәкәрне төшереп калдыру турындагы язма кертелә.

Шунысын да искәртик, салым органы карары буенча ЕГРИПтан төшереп калдырылган һәм яңадан шәхси эшмәкәрләр булырга теләгән физик затлар, ЕГРИПтан төшереп калдырылганнан соң,  бу сыйфатта яңадан өч ел узгач кына теркәлә алачак. Шуңа күрә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару теләге булса, бу хакта салым органына мөстәкыйль хәбәр итәргә киңәш ителә.

Татарстан Республикасында теркәүче салым органы - Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 18нче номерлы районара инспекциясе (420054, Казан шәһәре, Владимир Кулагин ур., 1 й.).

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International