Базарлы Матактагы үзәк урамдагы хәрәкәтне ике атнага ябачаклар

2020 елның 19 сентябре, шимбә

Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты урамындагы җирләрнең сазлануы турында гражданнарның күпсанлы мөрәҗәгатьләре уңаеннан Район үзәге башкарма комитеты тарафыннан зур күләмдә мелиоратив эшләр планлаштырылган.

Аерым алганда, җирлек башкарма комитеты бинасы янындагы борылышта күлдән су җибәрү каралган. Су үткәрү торбаларын алыштыру, транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте эш вакытында тулысынча чикләнәчәк, тиешле юл билгеләре куелачак.

Юл светофордан авыл җирлеге башкарма комитеты бинасына кадәр (якынча) ябылачак.  Бу чорда хәрәкәт Совет урамында башкарылачак. Бу хакта безгә “Алексеевскдорстрой” ААҖенең Әлки участогыннан хәбәр иттеләр.

Район үзәге халкы һәм кунакларыннан килеп туган хәлне аңлауларын сорыйбыз..

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International