Районда 50 тәрбиягә алынган һәм 26 опекун гаиләсендә 123 бала тәрбияләнә.
Аларның 21 е - тулы ятим, алты баланың әти-әниләре - хокукый сәләтсез дип танылган. 96 ятимнеке ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән. Бу хакта район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина сөйләде.
Мәктәпкәчә яшьтәге баланы матди карап торуга акчалата пособие 8997 сум тәшкил итә. Мәктәп яшендәге балаларга 10375 сум түләнә. Баланы гаиләгә тапшырганда шулай ук опекуннарга 18004,12 сум күләмендә бер тапкыр акча түләнә.
7 яшькә кадәрге инвалид баланы уллыкка алганда бер тапкыр 200000 сум, 7 яшьтән өлкәнрәккә 137566,14 сум түләнә.
Опекуннар балаларны түләүле нигездә алган очракта, алар 3000 сум күләмендә акча ала. Медицина яки педагогик белеме булган тәрбиягә бала алган ата-аналарга 5640 сум күләмендә өстәмә түләү каралган.
Үсешендә тайпылышлары булган балаларны тәрбиягә алган ата-аналар 900 сум күләмендә өстәмә акча алалар.