Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина әйтүенчә, район халкы гриппка каршы прививканы бик теләп һәм актив яса
Районга 3500 данә вакцина кайткан булган. Шуның 1 меңе балаларга, 2500 е олыларга ясалган.
Медицина хезмәткәрләре тиздән яңа партия вакцина кайтуны көтәләр. Гриппка каршы прививка ясатырга теләге булганнарның медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итүләре сорала. Прививка бушлай ясала.