Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында консультация - кисәтү

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ түбәндәгеләрне хәбәр итә:

2020 елның 24 сентябрендә 00 сәгатьтән 09 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү – консультация

2020 елның 24 сентябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән: - 2˚ка кадәр кырау көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Томан вакытында:

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт туктаулардан тыелып калырга кирәк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә. Туктаган вакытта Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтү йөзеннән тормоз педаленә берничә тапкыр басып  сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда ерактан югары күрүчәнлек жилетын кулланырга.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

2.Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисеп чыгарга, шуны истә тотарга кирәк: начар күрүчәнлек һәм юл тайгак  булу сәбәпле, машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;

3. Машиналар йөргән юлны мөмкин булганча кисеп чыкмаска, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;

5. Транспорт агымын каршылап кына хәрәкәт итәргә;

6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.

Кырау төшкәндә:

Туфрак өслегендә туңдырылу сәбәпле, авыл хуҗалыгы культураларының - җиләк-җимеш һәм орлыклы культураларының һәм  җылы яратучы үсемлекләрнең  зыян күрүе һәм һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр үсентеләрне саклау буенча чаралар күрергә киңәш итә. Үсемлекләрне туңудан саклау өчен аларны полимер пленка, тукылмаган материал (спанбонд), салам белән капларга кирәк.

Яшь үсентеләрне туңдырудан коткару өчен бакчачылар тарафыннан еш кулланыла торган иң практик ысул булып үсемлекләрне каплау тора. Материал аз җылылык үткәрүчәнлеккә ия булырга тиеш (тупас гофрирланган кәгазь, куык тасма, салам яки тростниклы маталар).

Фаразлана торган метеошартлар белән бәйле рәвештә, җылыту мичләрен һәм газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү белән бәйле техноген янгыннар барлыкка килү ихтималы бар.

Салкын тимәсен өчен, балалар һәм  йорт хайваннарын урамда озак тотмаска  кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International