Казанда мәгариф оешмалары катнашында ярминкә узачак

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Урта һәм һөнәри белем бирү уку йортлары белән берлектә һәр муниципаль район үз мәйданчыгын булдыра.

26 сентябрьдә Казанда Татарстан мәгариф оешмалары катнашында традицион республика авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык-сәнгать эшләнмәләре ярминкәсе узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 Алдагы еллардагы кебек үк, һәр муниципаль район үз мәйданчыгын көллият һәм техникумнар, шулай ук мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре белән бергә тәкъдим итәчәк", — диелә хәбәрдә.

Ярминкәдә шәһәр халкына арзан бәяләрдән камыр ризыклары, консервланган һәм җиләк-җимеш продукциясе, бал, сөт продуктлары, бөртекле культуралар, йомырка, шулай ук агач һәм металлдан эшләнгән әйберләр, декоратив-гамәли иҗат әйберләре, тегү әйберләре һәм башка товарлар тәкъдим ителәчәк.

Моннан тыш, ярминкәгә килүчеләр агач, тимер эшкәртүче осталарның кул эшләнмәләрен сатып ала, укучылар әзерләгән иҗади номерларны карый алачак.

Районнарның ярминкә корылмалары конкурсы «Ярминкә урынын иң яхшы бизәгән өчен», «Ярминкәнең мәдәни-массакүләм программасында актив катнашкан өчен», «Күргәзмә продукциясенең иң яхшы ассортименты өчен», «Продукция сатуда иҗади якын килү өчен», «Ярминкә урынын югары дәрәҗәдә оештырган өчен» номинацияләре буенча бәяләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International