Әлки районы Иске Матак җирлегендә – яңа рәис

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

21 сентябрьдә Иске Матак авыл җирлеге советының яңа сайланган депутатлары тәүге утырыш үткәрде.

Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе – җирлеккә яңа башлык сайлау иде. Депутатлар әлеге вазыйфага Марина Худякованы сайлап куйдылар. Марина Михайловна моңа кадәр “Кызыл Шәрык” җәмгыятендә икътисадчы булып эшләгән.

Иске Матак авыл җирлеге советы утырышында район башлыгы Александр Никошин катнашты. Ул моңа кадәр җирлек башлыгы булып эшләгән Николай Кудряшовка хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International