Әлки егете-республикада беренче

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

“Лаеклы хит” республика бәйгесендә Әлки районының танылган артисты Ринас Шиһапов иң күп тавыш җыеп беренче урынны яулады.

Әлеге дәрәҗәле республика бәйгесендә Ринас Бахман дип үзенең “Сез һаман бергә икән” клибы белән катнашты. Бу клип социаль челтәрләрдә иң күп “лайк” җыйган. Ә бит безнең Ринасның көндәшләре дә көчле иде – Рөстәм Асаев, Азат Фазлыев, Винарис Ильегет, Айдар Рәкыйпов кебек республиканың танылган җырчылары.

Билгеле, Ринас Шиһаповка иң элек әлкилеләр иң күп “лайк”ны биргәндер. Ул үзенең моңлы җырлары белән теләсә нинди тамашаны баета, бизи.Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринас Шиһаповка тагын да зур җиңүләр һәм уңышлы чыгышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International