Түбән Әлки авыл җирлегендә башлык алышынды

2020 елның 25 сентябре, җомга

Рәис Хәлиуллин авыл җирлеге советының яңа рәисе итеп сайланды.

22 сентябрь көнне Түбән Әлки авыл җирлеге советының яңа сайланган депутатлары беренче утырыш үткәрделәр.

Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе – яңа җирлек башлыгын сайлау иде. Депутатлар бу вазыйфага Рәис Хәлиуллинны сайладылар. Рәис Мөдәрис улы моңа кадәр" Ремтехсервис" ширкәтендә директор урынбасары булып эшләгән.

Утырышта район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов катнашты. Ул җирлекнең элеккеге башлыгы Мансур Галиуллинга нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International