Бүген дүртенче чакырылыш Әлки муниципаль районы Советының оештыру сессиясе узды. Аның эшендә табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Хәйретдинов Фәрит Йосыф улы, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары Чубаров Александр Анатольевич, Нугаев Камил Әсгать улы, Вәлиев Фоат Вәлиев, район прокуроры урынбасары, район суды рәисе, район полициясе җитәкчесе, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, муниципаль район башкарма комитетының һәм җаваплы хезмәткәрләре, база мәктәпләре директорлары, район руханилары вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Сессиянең төп мәсьәләсе - Әлки муниципаль районы башлыгын сайлау. Бу вазыйфага Александр Никошин кандидатурасы тәкъдим ителде.
Көн тәртибенә ярашлы рәвештә, төп мәсьәләне карау алдыннан, 2020 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы Президентын, Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларның нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирелде.
Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Хәйретдинов Фәрит Йосыф улы үз чыгышында хәбәр иткәнчә, район башлыгы вазыйфасына Александр Никошин кандидатурасы Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан хупланды.
Ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Александр Никошин бертавыштан Әлки муниципаль районы Башлыгы итеп сайланды.
Әлки муниципаль районы Башлыгы урынбасары итеп Билалов Рәшит Әбрарович сайланды.