26 сентябрьдә “Татарча диктант” бөтендөнья акциясе узачак, анда теләге булган һәркем татар телен белүен тикшерә алачак

2020 елның 25 сентябре, җомга

26 сентябрьдә “Татарча диктант” бөтендөнья акциясе узачак, анда теләге булган һәркем татар телен белүен тикшерә алачак.

Татар теленнән белем тикшерү «Татарча диктант» дөньякүләм акциясе 2020 елның 26 сентябрендә онлайн форматта узачак.

Киңрәк аудиторияне җәлеп итү максатыннан быел акцияне онлайн форматта уздырырга телибез. „ТНВ“ һәм „ТНВ-Планета“ телеканалларында 26 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә туры эфирда диктант укылачак.

Акцияне оештыручы сүзләренә караганда, санитар-эпидемиологик шартларны үтәп, халыкны традицион форматта аудиторияләрдә дә җыеп булачак. Моның өчен аудитория җыярга теләгән филолог www.diktant.tatar сайтында теркәлү узарга тиеш.

Туры эфирдан карап өйләрендә диктант язарга теләүчеләр өчен телевизор экраннарында почта адресы һәм Whatsapp номеры күрсәтеләчәк. Язган эшне фотога төшереп, күрсәтелгән адреска җибәрәсе булачак.

Быелгы ният — ТАССРның 100 еллыгына багышлап, 100 мең кеше туплау. Барлыгы 555 сүз чыга, өч диктор, өч текст, 30 ил һәм 62 төбәк катнашырга җыена. Татарстан өчен Ибраһим Гази, Россия төбәкләре өчен Нәби Дәүли һәм чит илләр өчен Афзал Шамов тексты сайланган. Өч автор да Бөек Ватан сугышында катнашкан. Барысы да сугыш юлларыннан Татарстанга әйләнеп кайткан, алар үзләренең күргәннәрен текстларында чагылдырган. Текстлар Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International