Һәр машина йөртүче үз һәм тирә-юньдәгеләрнең тормышын кадерләп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә тиеш

2020 елның 27 сентябре, якшәмбе

Юл ваемсызлыкка һәм хаталарга түзми. Моңа мисаллар җитәрлек. Статистика буенча, ел саен Россия юлларында бер кечкенә генә шәһәр халкына тигез санда кешеләр гомере өзелә. Аларның күбесе-актив эш яшендәге. Аварияләрдә зыян күрүчеләрнең егерме проценты инвалид булып кала. Фаҗигале хәлләрдән сабак алу урынына юлда кагыйдәләрне һәм нормаларны игътибарсыз калдыручылар, үзләрен һәм башкаларны куркыныч астына куючылар да очрый.

Ә безнең районда хәрәкәт куркынычсызлыгы белән эшләр ничек тора? Бу хакта ЮХИДИ район бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Рәис Сафин белән сөйләштек. Сүз - төп автоинспекторга.

- Агымдагы елның тугыз аенда районда тугыз юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бер кеше һәлак булган, тугыз кеше зыян күргән. Узган елның шул ук чорында ун һәлакәт булган, аларда өч кеше үлгән, 15 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Тулаем алганда, соңгы сигез елда авариялелек кимүе күзәтелә (2019 елдан кала).

Һәр юл-транспорт һәлакәте җентекләп анализлана, аның сәбәпләре ачыклана һәм аларны булдырмау буенча чаралар күрелә. Полиция хезмәткәрләре белән берлектә профилактик рейдлар үткәрелә, автомәктәпләргә карата таләпләр арта, аңлату эшләре алып барыла. Гомумән алганда, профилактика - безнең эштә төп юнәлешләрнең берсе. Теләсә кайсы юл-транспорт һәлакәтен кисәтергә, аннан соң аның нәтиҗәләрен тикшерергә кирәк.

Юллардагы аварияләрнең төп сәбәбе-эчүчелек. Алкогольнең игътибарны киметүе яхшы билгеле. Исерек килеш йөртү үзе җинаять булып тора. Быел исерек шоферлар гаебе белән районда өч авария булды. Аларның берсендә исерек шофер үзе һәлак булды. Авария нәтиҗәсендә өч кеше зыян күрде. Кызганычка каршы, «градус астында» йөртүчеләр саны кимеми. Ел башыннан безнең автоинспекторлар руль артында исерек хәлдә булган 42 шоферны тоткарлаган. Ә бит ул-тәртип сакчылары тоткарлаган кешеләр генә. Исерек шоферларга каты җәза кулланыла. Беренче тапкыр исерек шоферны 1,5-2 елга «права» дан мәхрүм итәләр һәм 30 000 сум күләмендә штраф салалар.

Административ җәза вакытыннан соң бер ел дәвамында шофер янә исерек хәлдә тоткарланса, ул 200 меңнән 300 000 сумга кадәр штрафка һәм 1,5 елдан 3 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итүгә тартыла. Бу очракта җинаять эше кузгатыла. Быел районда кабат “салган”килеш рульгә утырган сигез шофер тоткарланган.

Бәхеткә, актив гражданлык позициясе булган әлкилеләр саны арта, алар исерек шоферларның кешеләрнең иминлеге өчен куркыныч тудыруын аңлый. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар турында полициягә яки ЮХИДИгә хәбәр итәләр. Без шунда ук урынга чыгабыз һәм бу сигналларны тикшерәбез. Быел, гражданнарның уяулыгы аркасында, исерек хәлдә берничә шофер тоткарланган. Җәмгыятьтә руль артында эчүчелеккә карата битарафлык булдырмау зарур.

Кайчагында хатын-кыз машина йөртүче  турында күңелсез сүзләр ишетергә туры килә. Аларны юлларда куркыныч хәл тудыра торган граната белән чагыштыралар. Мин моның белән бөтенләй килешмим. Киресенчә, нәфис җенес вәкилләренең руль артында үз-үзләрен тотышы, пөхтәлеге, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәве һәм әйләнә-тирәдәгеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәте белән аерылып тора. Машина йөртүче хатын-кызлар саны елдан-ел арта. Моны хупларга гына кирәк.

Юлларда хәрәкәт елдан-ел җанлана бара. Бүген районның атомобиль паркында 6,5 мең транспорт чарасы исәпләнә. Шуларның 6 меңе физик затларга карый. Тик мин бу хәлнең аварияләрнең төп сәбәбе әйтмәс идем. Әлбәттә, кеше факторы зур роль уйный. Шул ук вакытта юл-урам челтәренең яхшы хәлдә булуы мөһим. Без юлларны яктырту, аларны киңәйтү, юл билгеләрен һәм тамгаларын яңарту, тротуарларны урнаштыру турында борчылабыз.

Әйтик, бүгенге көндә район үзәгендә светофорның тиешенчә эшләмәве безне борчый. Барлык мәсьәләләр дә юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе утырышларында тикшерелә. Алар эзлекле тормышка ашырыла. Быел Юхмачы авылында трассаны яктырту мәсьәләсе хәл ителде. Киләсе елда Салман авылы аша уза торган автомобиль юлында да яктырту урнаштырылачак.

Кешеләрне ничек юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, сак һәм пөхтә булырга өйрәтергә һәм үгетләргә? Бу гаиләдән, әти-әнидән, аннары мәктәптәге тәрбиядән дә килә дип уйлыйм. Йөрү культурасын балага кече яшьтән өйрәтергә кирәк. Әлбәттә, ата-аналарның шәхси үрнәге дә бик мөһим. Балалар бакчасыннан ук балалар уен формасында җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр үтәргә тиешле кагыйдәләрне өйрәнәләр. Тикмәгә генә халыкта: «Бала, камыр –ни әвәләсәң, шул була", - дип юкка гына әйтмиләр. Дәүләт автоинспекциясендә мин 1994 елдан бирле эшлим. Бу еллар эчендә гражданнарның законга буйсынучлыгы һәм дисциплинасы артты.Яшь кешеләр аек, сәламәт яшәү рәвешен өстен күрә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен вакытында штраф түләмәгән гражданнар саны кими.

Бәхеткә каршы, соңгы елларда безнең районда балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре булмады. Бу, һичшиксез, профилактика чараларының нәтиҗәлелеге турында сөйли. Быел мәктәп автобуслары паркы яңартылды – районга җиде яңа машина кайтарылды. Балалар иминлеген тәэмин итү өчен бу бик мөһим.

Әлбәттә, юл хәрәкәте иминлеге күп факторларга бәйле.Әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, аварияләрнең төп сәбәбе –машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр тарафыннан хәрәкәт кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәмәү. Юл хәрәкәтендә катнашкан һәр кеше юлда гади кагыйдәләрнең үтәлмәве фаҗигагә китерергә мөмкин, игътибарлы, сак булырга кирәклеген истә тотарга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International