Район башлыгының Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге хезмәткәрләр көне белән котлавы

2020 елның 27 сентябре, якшәмбе

Хөрмәтле тәрбиячеләр, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре һәм педагогик хезмәт ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге барлык хезмәткәрләр көне белән чын күңелдән котлыйм!

Бу бәйрәм - балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен иң беренче остаз булган мәктәпкәчә педагог хезмәтенә ихтирам күрсәтү.

Мәктәпкәчә яшь-бала тормышында аеруча мөһим һәм җаваплы чор. Нәкъ менә шул вакытта аның характерына һәм сәламәтлегенә нигез салына, шәхес формалаша. Һәр баланың имин балачагы һәм киләчәк язмышы аның тәрбиясе белән шөгыльләнүчеләрнең зирәклегенә, аларның сабырлыгына, баланың эчке дөньясына игътибарына бәйле.

Сезнең талантларны ачу, үз шәкертләрегездә кызыксыну уяту, хезмәт сөючәнлеккә, үҗәтлеккә, максатчанлыкка, игелеклелеккә, ярдәмчеллеккә өйрәтү сәләтегез ихлас соклану уята.

Сезгә киләчәктә дә һөнәри уңышлар, нык сәламәтлек, иминлек, илһам һәм тәрбияләнүчеләрнең мәхәббәтен телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International